Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокаланың мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә BabySkills чемпионаты уза. Сынау барышында балалар «физик культура, спорт һәм фитнес», «ресторан сервисы», «ЮХИДИ инспекторы», «инженер-төзүче», «мәктәпкәчә белем бирү» кебек юнәлешләрдә белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Чемпионатта барлыгы 93 бала катнашты.

115нче «Йолдызчыклар» мәктәбендә «Ресторан сервисы» компетенциясе буенча ярышлар узды, анда 24 бала катнашты. Жюри балаларның өстәл әзерли белүләрен, аерым көйләр астында флэшмоб үткәрүләрен, жюри сорауларына җавап бирү, дидактик уен оештыру, Lego элементларыннан билгеле бер корылмалар төзүләреннән чыгып бәяләде. Жюри составына мәгариф идарәсе белгечләре, өлкән тәрбиячеләр, Яр Чаллы педагогика көллияте вәкилләре керә.

Чәршәмбе, 20 март 2019, 08:51