Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда «50гә 50» фотокүргәзмәсе рәсми рәвештә ачылды, анда КамАЗ төзелеше башлану һәм барлыкка килү тарихын күрсәтүче уникаль кадрлар күрсәтелде. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, атказанган спорт мастеры, тышкы элемтәләр буенча «КАМАЗ-мастер» командасы директоры урынбасары Айдар Беляев, «Единство» газетасы директоры Александр Стяжкин һәм шәһәр музейлары вәкилләре катнашты.

Экспозиция буенча экскурсияне Чаллы Тарихи-туган якны өйрәнү музее фондларын саклаучы Наталья Микрюкова үткәрде. Ул аларда төшерелгән сурәтләр һәм чагылдырылган вакыйгалар турында сөйләде.

Күргәзмә беренче ташны тантаналы рәвештә салу сурәтләнгән фотолардан башланды. "Биредә Кама автомобиль батыры төзеләчәк”, - дип язылган фотодагы ташка.  Наталья Мирюкова белдерүенчә, бу кадр махсус куелган кадр.

Фотолар беренче таш салу, автогигантның беренче чиратын эшләтеп җибәрү, беренче йөк машинасы чыгару елларына алып китә. Фотоларда бөтенсоюз удар төзелешенең чишмә башында торган, үзләренең героик хезмәтләре белән ярты миллионлы шәһәрнең уңышка ирешүенә һәм иминлегенә ирешкәннәрнең йөзләрен күрергә мөмкин. Тәкъдим ителгән вакыйгалар һәм кешеләр милли байлыкның аерылгысыз өлешенә әверелде.

"Тарихны кешеләр башкара һәм эшли. Чаллы шәһәре турында төгәл әйтсәк, бу ике кеше ил хөкүмәте ярдәме белән эшләгән. Барлык фотолар арасыннан монысы үзенчәлекле, тирән мәгънәле”, - дип Наил Мәһдиев, Лев Васильев һәм Рәис Беляев сурәтләнгән фотоларның берсенә тукталды. – “КАМАЗ һәм шәһәрнең язмышы бер һәм ул начар дип әйтә алмыйм. Хәтта двигательләр заводындагы янгыннан соң да. Гадәттә, мондый фаҗигаләрдән соң тернәкләнүчеләр аз, әмма холкы аркасында, КАМАЗ көл эченнән күтәрелгән феникс кебек яңадан торгызылган”.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, фоторәсемнәр Яр Чаллы шәһәренең тарихи-туган якны өйрәнү музее, КАМАЗ музее һәм Мәгълүмати сәясәт идарәсе тарафыннан әзерләнде. Күргәзмәнең генераль партнеры булып «Единство» газетасы тора, ул быел үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Алар ярдәме белән 50 фотосурәт бастырылды. Күргәзмә мэрия бинасында 7 апрельгә кадәр торачак. Экспозициядән соң иҗтимагый киңлекләр, югары уку йортлары, мәдәни учреждениеләр территорияләренә күчәчәк һәм ел ахырында Шәһәр тарихы музеенда зур күргәзмә белән тәмамланачак.

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе Рәфкать Билдановка фотолары өчен рәхмәт белдерә

Чәршәмбе, 20 март 2019, 11:51