Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда балалар өчен SoftSkills концепциясе буенча һөнәри юнәлеш бирү программасы эшли башлый. Сүз ораторлык осталыгы, лидерлык сыйфатлары, стандарт булмаган хәлләрдә гадәти булмаган карарлар кабул итә белүне үз эченә алган "сыгылмалы" күнекмәләр – эмоциональ интеллект үсеше турында бара. Әлеге социаль күнекмәләрне "КидСпейс" балалар шәһәрендә формалаштырырга мөмкин.

"Проект үзенең эчтәлеге, сыйфаты һәм 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәр балаларга биргән файдасы буенча уникаль. Аның төп максаты - балалар өчен файдалы ял оештыру. Бүген Чаллыда яшәүчеләрнең күпчелеге өчен "КидСпейс" һөнәрләр шәһәре булып тора. Әмма март аеннан безнең позициягә ихтыяҗ тагын да тирәнәйде, чөнки хәзер профессиональ күнекмәләрне үстерүгә генә түгел, ә SoftSkills күнекмәләрен кертүгә дә басым ясыйбыз. Хәзерге вакытта бик күп һөнәрләрне компьютерлар, роботлар алыштыра. Киләчәктә командада аралаша белү, дуслыкка, хыялларга ихтыяҗ булачак. Бу, һичшиксез, баланың киләчәк тормышында уңышка ирешүенә нигез булып тора", – дип сөйләде «КидСпейс» балалар шәһәренең арт-менеджеры Ксения Слободчикова.

Яр Чаллыда «КидСпейс» үзәге 2015 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә анда 45 меңнән артык бала булды. Шулай ук уен шәһәрендә Инклюзив мохит булдырылган, анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзләрен уңайлы хис итәләр.

Чәршәмбе, 20 март 2019, 16:10