Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 мартта картиналар галереясы Чаллы шәһәрендә рәсем сәнгатен үстерү һәм аңа ярдәм итү, шулай ук Чаллы рәссамнарының иҗади активлыгын стимуллаштыру һәм аларның эшчәнлеген популярлаштыру максатыннан үткәрелә торган «Ел рәссамы» шәһәр конкурс күргәзмәсе белән тамашачылар алдында кабат үзенең ишекләрен ача. Быел конкурс күргәзмәсе унҗиденче тапкыр үткәрелә.

Конкурсның максаты  -сәнгатьнең төрле жанрларында авторлык стиленең үзенчәлегенә, яңалыгына һәм оригинальлегенә ия булган югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган әсәрләрне ачыклау.

«Ел рәссамы - 2018» күргәзмәсе – шәһәр өчен әһәмиятле мәдәни вакыйга, ул сынлы сәнгать өлкәсендә яңа тенденцияләр һәм ачышларны ачу мөмкинлеге бирә, шулай ук рәссамнарның һөнәри осталыгын үстерү күрсәткече булып тора.

Әсәрләр түбәндәге номинацияләр буенча карала: рәсем сәнгате; графика; скульптура; яңа исемнәр (яшь рәссамнарны тәкъдим итү); декоратив-гамәли сәнгать; халык сәнгате; Яр Чаллы. Тарих һәм хәзерге заман.

Быел күргәзмәдә 138 авторның төрле жанрларда һәм техникаларда 155 иҗат эше тәкъдим ителәчәк. Ул 31 мартка кадәр эшләячәк.

Чәршәмбе, 20 март 2019, 13:23