Бүген "Нур" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы президенты каршындагы Эшмәкәрлек хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил белән очрашуда үзмәшгульләр турында сорау яңгырады.
"Мин 2019 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгуль граждан булып саналам. Без эшмәкәрләр түгел, безнең статус бик үк ачыкланып бетмәгән. Хакимияткә ышанмау да бар, минем күп кенә клиентларым фрилансерлар һәм үз эшчәнлекләрен теркәргә ашыкмыйлар, чөнки берникадәр курку да бар. Алар салымга кагыла. Исәпкә алу ничек алып барылачак, үзмәшгульләрнең хисапларын һәм карталарын контрольдә тоту ничек башкарылачак. Без нинди хокукларга ия булачакбыз?"- дип кызыксынды реклама белгече Ксения Спиридонова.
Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда 5310 кеше эшмәкәрлек эшчәнлеген үзмәшгуль буларак теркәгән.
«Бу физик затлар да, шәхси эшмәкәрләр дә файдалана ала торган махсус салым режимы. Аларга минималь чыгымнар белән күләгәдән чыгарга рөхсәт ителгән махсус режим. Шуңа күрә төп чикләүләр – елына 2,4 млн сумнан артык керем. Сәүдә белән шөгыльләнергә, агент килешүләре буенча эшләргә рөхсәт ителми. Калган барысын да эшләргә ярый: җитештерергә, хезмәт күрсәтергә. Мәсәлән, үзмәшгульләр безгә килеп, хәзер үз клиентларына чек бирә алулары турында сөйлиләр», – дип билгеләп үтте ул.
Моннан тыш, Тимур Нагуманов 5 апрельдә Чаллыда үзмәшгульләр мәсьәләләре буенча аерым очрашу булачагын хәбәр итте һәм анда катнашырга чакырды.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 20 март 2019, 14:30