Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә Шәһәр Советының мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Депутатлар Башкарма комитет җитәкчелеге белән берлектә көн тәртибенә кертелгән кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Шуларның берсе “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” ТР Законын гамәлгә ашыруга кагылышлы иде. Әлеге темага доклад белән Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында ул шәһәр учреждениеләрендә Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә белем алу хокукы саклануын, шулай ук Россия халыклары телләре арасыннан туган телне өйрәнү өчен шартлар тудырылуын билгеләп үтте.

Автокала мәктәпләрендә 59328 кеше белем ала. Милли состав буенча аларда 62 милләт вәкиле укый.  Шәһәрдә 11 татар мәктәбе эшли – шуларда 6166 укучы белем ала, бу татар милләтеннән булган балаларның 29 %ын тәшкил итә. "Мәгариф идарәсе өчен укытучыларның һөнәри конкурсларда катнашуы өстенлекле юнәлеш булып тора. Март аенда Казанда туган тел һәм әдәбият укытучыларының “Туган тел" Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе узды. Бу конкурста Яр Чаллы шәһәрендәге 30 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Сабирҗанова 2 нче урынны алды”, - дип искәртте Рамил Хәлимов, 2018 елда тагын сигез татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бөтенроссия методик эшләнмәләр конкурсы призерлары булуын да билгеләп үтте.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, узган уку елында фән олимпиадасының республика турында 41 укучы катнашкан.  Шуларның 21е җиңүче һәм призер булды. Республика олимпиадалары буенча шәһәр нәтиҗәлелекне яхшыртты – нәтиҗәлелек 58,53 %ны тәшкил итте, бу узган уку елы белән чагыштырганда 11 %ка артыграк.

Яр Чаллыда 1, 82, 83 нче балалар бакчалары мәктәпкәчә яшьтәге балаларны дәүләт телләрен укыту буенча компетенция үзәкләре булып тора. Әлеге мәйданчыкларның максаты - инновацион технологияләрне нәтиҗәле гамәлгә кертү, педагогик кадрларны һөнәри үстерү.

Соңгы алты елда шәһәрнең 14 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсында җиңү яулады һәм акчалата грантларга ия булды.

Шәһәрдә барлыгы 120 балалар бакчасы бар, шуларның 23е татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасы статусына ия. Татар телендә тәрбия-белем бирү процессы 2 нче балалар бакчасында тулысынча оештырылган, анда барлык төркемнәр дә татар телендә аралаша. Аларда белем бирү процессының сыйфаты тулысынча татар теле буенча тәрбия һәм белем бирү учреждениесе статусына туры килә.

Яр Чаллыда яшәүче халыкларның телләрен өйрәнү өчен шәһәрдә мөмкинлекләр булдырылган. Туган телне сөючеләрнең 10 клуб берләшмәсе эшли: чуваш, мари, удмурт, башкорт, керәшен, әзәрбайҗан, әрмән, лезгин, таҗик һәм немец. Барлык берләшмәләргә дә педагогик кадрлар, компьютерлар, укыту-методик әсбаплар тупланган. "Берләшмәләрдә балалар милли мәдәниятне, туган халкының гореф - гадәтләрен һәм традицияләрен, аның рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен, ә иң мөһиме - туган телне өйрәнә”, - дип ассызыклады Рамил Хәлимов.

Ул шулай ук «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында»гы Законны үтәү йөзеннән Чаллы Башкарма комитетында рәсми эш кәгазьләре белән эшләү ике дәүләт телендә алып барыла, дип билгеләп үтте. Барлык муниципаль хокукый актлар рус һәм татар телләрендә әзерләнә һәм чыгарыла, “Челнинские известия” һәм "Шәһри Чаллы" газеталарында бастырыла, шулай ук Чаллы шәһәренең рәсми сайтында "Документлар" бүлегендә һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырыла. Мәгълүмат урнаштыру турында закон нигезендә, шәһәрнең рәсми сайтында nabchelny.ru да урнаштырылган барлык яңалыклар татар теленә тәрҗемә ителә. Хәбәрләрнең синхрон өлеше 100 %ны тәшкил итә.

Моннан тыш, тукталышлар исемендә шәһәр пассажир автотранспортының тукталыш павильоннарында татар һәм рус телләре кулланыла. Ике тел дә топографик билгеләнүләрдә һәм юл билгеләрендә законнарда күрсәтелгән тәртиптә башкарыла.

Депутатлар Башкарма комитетка ике дәүләт телендә топонимик атамалар, шәһәр җәмәгать транспортының тукталыш пунктлары атамалары, элмә такталарда һәм реклама конструкцияләрендә, биналарда һәм торак йортларда урнашкан адреслы аншлагларда мәгълүмат урнаштыруны ныклы контрольдә тотарга тәкъдим итте. Шулай ук Чаллы шәһәренең массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру барышын яктыртуны дәвам итәргә кирәклеге искәртелде.

Чәршәмбе, 20 март 2019, 16:04