Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда И. Н. Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» Халыкара хәйрия фонды стипендиясенә конкурс сайлап алуының икенче туры узачак. 25 март көнне 14:00 сәгатьтә 5нче балалар музыка мәктәбендә виолончель, баян, аккордеон, балалайка, гитара, тынлы уен кораллары белгечлекләре буенча укучылар тыңланачак. 26 мартта 10:00 сәгатьтә фортепиано, домра, скрипка буенча 3нче һәм 5нче балалар музыка мәктәбендә, балалар сәнгать мәктәбендә һәм 1нче балалар сәнгать мәктәбендә укучылар белән Фондның әйдәп баручы педагогларының мастер-класслары оештырылачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, фондның мастер-класслары һәм тыңлаулары Россия Федерациясе президенты грантлары фонды тарафыннан бирелгән гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Россия Федерациясе президенты грантын кулланып үткәрелә.

Пәнҗешәмбе, 21 март 2019, 09:18