Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Заман" яшьләр үзәге РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина исемендәге стипендияне алу өчен  «Иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә. Һәр номинациядә исемле стипендиянең күләме 30 мең сум тәшкил итәчәк.

Анда 35 яшькә кадәрге предприятиеләрдә эшләүче яшьләр берләшмәләре лидерлары, яшьләр белән эшләү буенча белгечләр чакырыла. Гаризалар һәм конкурс документлары 10 апрельгә кадәр "Заман" яшьләр үзәгендә кабул ителә. Конкурста җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнәчәк: "Предприятиедә яшьләр саны 100гә кадәр булган яшьләр оешмасының иң яхшы җитәкчесе"; "Предприятиедә яшьләр саны 100дән 500гә кадәр булган яшьләр оешмасының иң яхшы җитәкчесе"; "Предприятиедә яшьләр саны буенча иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе", "500 һәм аннан да күбрәк кеше булган оешма".

Конкурс эшче яшьләрнең лидерларын ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, яшьләр арасында иҗтимагый эшчәнлекнең абруен күтәрүгә булышлык итү максатыннан үткәрелә. Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматны 57-08-70, «Заман» яшьләр үзәге телефоны буенча алырга, Нигезнамә белән http://10most.ru/ сайтында танышырга мөмкин.

Җомга, 22 март 2019, 16:24