Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсендә пенсионерлар арасында "Компьютер Land: "Өченче буын"- 2019" компьютерда көч сынашу буенча республика конкурсының шәһәр этабы узды. Анда Чаллының 20 өлкән яшьтәге кешесе катнашты. Алар барысы да компьютерда эшләргә өйрәнү буенча белем туплады. Һәркайсы компьютер техникасы нигезләрен белә, Microsoft Office, Word, PowerPoint кебек программалар һәм дәүләт хезмәтләре порталлары белән эшли ала.

Шәһәр этабы нәтиҗәләре буенча Владимир Пысин өченче дәрәҗә дипломга лаек булды. Ирина Лоос икенче урынны алды. Лариса Умеркаева олимпиадада иң күп балл җыеп, «Иң алдынгы» исемен яулады.

Пенсия фонды идарәсе башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов катнашучыларны котлады, аннары җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырды: «Бүген кеше белән дәүләт, кеше һәм төрле учреждениеләр, банклар, бизнес арасында үзара мөнәсәбәтләр тагын да зур әһәмияткә ия. Үзара мөнәсәбәтләр дә мәгълүмати, компьютер режимына күчә. Шуңа күрә бүген өлкән буын кешеләрен компьютер грамотасына өйрәтү процессына әзерләү аеруча актуаль», - дип билгеләп үтте ул.

Конкурста җиңүчеләр 18 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетының IT-лицеенда узачак финал ярышларында автокаланы тәкъдим итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 21 март 2019, 11:10