Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Гурьян Николаевич Косуров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Гурьян Николаевич Минзәлә районының Петровка авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Туган авылы мәктәбендә җиде класс тәмамлый. 13 яшендә колхозда механизатор, шофер булып эшли. Сугыштан соң ике еллык бухгалтер-ревизорлар мәктәбен тәмамлый, ревизор булып эшли. 1960 елда Казанга күченә, анда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау заводына механик булып урнаша. 1964 елда өйләнә, ә 1969 елда хатыны белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Камгэсэнергостройның «Татэнергомеханизация» бүлегендә төзелеш техникасын төзү һәм ремонтлау буенча мастер булып пенсиягә чыкканчы хезмәт куя. Аннан соң да берничә ел эшләп ала.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән район администрациясе башлыгы урынбасары, Автозавод районы администрациясенең халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Елена Әлмөхәммәтова котлады. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Олег Ершов, Галина Журавлева, "Чишмә" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ольга Мельникова һәм Автозавод районының ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская да кушылды.

Пәнҗешәмбе, 21 март 2019, 11:26