Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

25 мартта 11:00 сәгатьтә 46нчы мәктәптә "Яр Чаллы спорт территориясе" дигән яңа иҗтимагый хәрәкәт ачыла. Хәрәкәтнең төп максаты – шәһәрдә яшьләр һәм яшүсмерләр спортын үстерү һәм аңа ярдәм итү. Проектның инициаторлары - Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов һәм "Яшүсмер" яшүсмерләр клублары үзәге.

25-29 мартта, язгы каникул чорында, 46 нчы һәм 48 нче мәктәпләрнең спорт залларында яшүсмерләр клублары командалары арасында яңа хәрәкәт ачылуга багышланган мини-футбол буенча турнир узачак. Спорт чарасында яшүсмерләр клубларының 24 ишегалды командалары ярышачак. Уеннар 2004-2005 һәм 2006-2007 елгы үсмерләр арасында узачак. Анда 200дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк. Барлык катнашучылар да призлар алачак. 

 "Яр Чаллы спорт территориясе" иҗтимагый хәрәкәте мини-футбол буенча әлеге турнир белән 2019 елның җәйге спорт сезонын дәвам итәчәк ишегалды командалары өчен футбол буенча спорт ярышлары циклы ача.

Дүшәмбе, 25 март 2019, 08:02