Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хокук бозуларны профилактикалау отрядларының шәһәр конкурсына автокаланың белем бирү оешмаларыннан 39 команда катнашырга теләк белдерде. Финалга җиде команда чыкты. Бу А.С. Пушкин исемендәге 78нче лицей, "Калкан" кадет полиция мәктәбе һәм 15, 24, 57, 61,77 белем бирү учреждениеләре отрядлары.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны 24 нче мәктәпнең «Барс» отряды алды. Отряд җитәкчесе –физика укытучысы Элеонора Батыркаева. Икенче урында - А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның «Булачак хокук белгечләре» отряды, җитәкчесе – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Мөхтәрова. 3 урында - 57 нче гимназиянең «Яңа буын» отряды, сыйныф җитәкчесе - Юлия Лышова.

Пәнҗешәмбе, 21 март 2019, 13:50