Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэриясендә планлаштыру проектларына төзәтмәләр кертү буенча ачык тыңлаулар узды. Аларны җирдән файдалану һәм төзелеш буенча шәһәр комиссиясе Шәһәр төзелешен үстерү хезмәте директоры Ленар Сәлманов рәислегендә үткәрде.

Тыңлауларда планлаштыру проектларына кызыл линияләрне күчерү өлешендә төзәтмәләр кертү буенча 10 документ карап тикшерелде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мондый линияләр гомуми файдаланудагы территорияләрне һәм җир участокларын аерып тора. Элеватор тавында яшәүчеләрдән биш мөрәҗәгать керде. Әйтик, кызыл линияләрне күчерү буенча төзәтмәләр Куйбышев, Киров, Орджоникидзе урамнарына кагылды. Шулай ук халык Ленин, Бакый Урманче һәм Балан урамнарындагы кызыл линияләрне күчерү буенча да мөрәҗәгать итте. Планлаштыру проектына төзәтмәләр кертү белән Сөембикә проспекты буенча җир участогының кызыл линияләрен күчерү өлешендә «СтройИнвестИпотека» ҖЧҖнән мөрәҗәгать керде.

ГЭС бистәсендәге Фрунзе урамында кызыл линияләр эшләү өлешендә планлаштыру проектына төзәтмәләр кертү турындагы мөрәҗәгать белән ТР Дәүләт Советы депутаты Рафаэль Юнысов чыгыш ясады.

Халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча комиссия «Челнинские известия» газетасында басылачак һәм Чаллы мэриясенең рәсми сайтында урнаштырылачак бәяләмә әзерләячәк. Әлеге беркетмә карар кабул итү өчен Башкарма комитет җитәкчесенә җибәреләчәк.

Пәнҗешәмбе, 21 март 2019, 14:42