Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы картиналар галереясы капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты. Учреждение 1980 елда төзелгән һәм бу вакыт эчендә бинада капиталь ремонт ясалмаган. Ачылу тантанасында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин катнашты. Башта ул «Ел рәссамы» конкурс күргәзмәсе экспозицияләре белән танышты.

«Бүгенге күргәзмә буенча рәссамнарның эшләве, аларның эшләрендәге күңел халәте күренеп тора. Тормыш үзгәрә, бүген компьютер графикасы үсә, әмма рәссам кулы һәм аның күңеле картиналарда юкка чыкмый. Элек телевидение ачылганнан соң театр юкка чыгачак, диделәр. Минем уйлавымча, автор кулы белән язылган картиналар юкка чыкмаячак, ә сәнгать сөючеләрне сөендерүне дәвам итәчәк», - диде Ринат Абдуллин.

Ринат Абдуллин «Спецпокрытие» ҖЧҖ төзелеш фирмасы директоры Айрат Нәбиев һәм архитектор Елена Сафиуллинга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде: «Мондый алым өчен сезгә зур рәхмәт. Сыйфатлы, профессиональ рәвештә эшләнгән. Бүген бирегә Россия һәм чит ил рәссамнарын чакыру да оят түгел», - дип билгеләп үтте ул.

Тантаналы чарада шулай ук ел саен үткәрелә торган «Ел рәссамы» шәһәр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды. Быел күргәзмәдә төрле жанрларда һәм техникаларда 155 иҗат эше тәкъдим ителгән. Картиналарны март ахырына кадәр күрергә мөмкин булачак.

Картиналар галереясен ачудан фоторепортажны "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" төркемендә карарга була.

Җомга, 22 март 2019, 14:00