Комсомол районында профсоюз оешмасы җыелышы узды, анда Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Яр Чаллы территориаль оешмасы рәисе Татьяна Боркова катнашты. Хисап нотыгында Комсомол районы администрациясе профсоюз оешмасы рәисе Елена Савчук 2018 елда профсоюз әгъзаларының законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү эше автокала мэры белән Чаллы территориаль оешмасы арасында төзелгән территориаль-тармак Килешүен гамәлгә ашыру кысаларында дәвам итте, дип билгеләп үтте. Килешү шартларын бозуга юл куелмады. Район администрациясе хезмәткәрләре индивидуаль хезмәт килешүләре буенча эшлиләр.
РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү белгечләре профсоюзының Яр Чаллы территориаль оешмасы рәисе Татьяна Боркова Комсомол районы администрациясе профсоюз комитетының уңышлы, җайга салынган эшен билгеләп үтте, шулай ук катнашучыларны республика комитеты һәм территориаль профоешма эшчәнлеге белән таныштырды.
Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов профсоюз комитеты эшенә канәгатьләнерлек бәя бирде һәм Комсомол районы хакимиятенең профсоюз оешмасы рәисенә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 март 2019, 08:34