Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, 25 мартта, 16:00 сәгатьтә социаль-психологик ярдәм үзәгендә колоректаль яман шешне диагностикалауга һәм дәвалауга багышланган «Пациентлар мәктәбе» узачак. Түләүсез мәгълүмати-агарту чарасы, халыкара хәбәрдарлык, юан һәм туры эчәклек яман шешенә каршы көрәш айлыгы кысаларында ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник онкология диспансерының Чаллы филиалы һәм ТР Региональ иҗтимагый оешмасы белән бергә оештырылган.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры Яр Чаллы филиалы табиб-онкологы Евгений Рамазанов колоректаль яман шешнең килеп чыгуы, профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалауның хәзерге заман ысуллары турында сөйләячәк. Яр Чаллы онкодиспансеры психологы Наталья Гыйләҗева авыруга ничек каршы тору, аның белән көрәшү ысуллары турында, юрист Алсу Тимкина онкология авыруларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, түләүсез медицина ярдәме һәм дәүләт гарантияләре программасы кысаларында дару препаратлары алу турында сөйләячәк.

Лекцияләр тәмамланганнан соң «Пациентлар мәктәбе» катнашучылары белгечләргә сораулар бирә һәм шәхси очраклар буенча киңәшләр ала алачаклар.

Керү ирекле. Үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, Камал бульвары, 24 йорт, онкопациентларга һәм аларның якыннарына "Яман шешне җиңәчәкбез" социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәге.

Дүшәмбе, 25 март 2019, 14:18