Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Нур" яшьләр үзәгендә "Диалог" психологик-педагогик ярдәм үзәге «Яшьләр континенты» наркотикларга каршы шәһәр квестының гамәли этабын үткәрде. Чарада шулай ук җиңүче командаларны бүләкләү дә булды. Наркотикларга каршы профилактик квест 10 этаптан торды. Аның этаплары «тигезгә-тигез» принцибы буенча яшьләр иҗтимагый берләшмәләре (студентлар активы, волонтерлар берләшмәләре, студентлар хокук саклау хәрәкәтләре һәм башкалар) тарафыннан үткәрелде һәм альтернатив активлыкны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, шәхси ресурсларны үстерүгә, уңай кыйммәтләр, актив тормыш позициясе формалаштыруга юнәлдерелде.

Чара нәтиҗәләре буенча I дәрәҗә дипломга Яр Чаллы медицина көллияте студентлары лаек булды, II дәрәҗә диплом белән «Форпост» активистлары бүләкләнде, III дәрәҗә дипломга Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте командасы ия булды.

Җомга, 22 март 2019, 10:30