Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокаланың Пенсия фонды идарәсе хәрби пенсионерларның иминият пенсиясен алу хокукын аңлата. Көч ведомстволары линиясе буенча пенсиягә чыккач, күп кенә хәрби хезмәткәрләр гражданлык оешмаларында хезмәт эшчәнлеген дәвам итәләр. Бу очракта хәрби пенсионерлар мәҗбүри пенсия иминияте системасында катнашырга һәм гомум билгеләнгән таләпләрне үтәгәндә Россия Пенсия фонды линиясе буенча иминият пенсиясен алырга хокуклы. Барыннан да элек, сүз пенсия яшенә җитү турында бара. 2019 елның беренче яртыеллыгында ел башыннан үз көченә кергән закон үзгәрешләренең күчеш нигезләмәләре буенча ир-атлар өчен пенсия яше 60,5 ел һәм хатын-кызлар өчен 55,5 ел дәрәҗәсендә билгеләнгән. Элеккеге кебек үк, 2019 елда пенсия билгеләү өчен стаж һәм пенсия баллары буенча минималь таләпләрне үтәү зарур. Быел пенсиягә хокук 10 ел стаж һәм 16,2 пенсия баллы бирә. Бу шартларның барысын да үтәгәндә хәрби хезмәткәрләр Россия Федерациясенең барлык гражданнары белән беррәттән иминият пенсиясен алырга хокуклы. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, закон нигезендә, әлеге категориядәге гражданнарның иминият пенсиясе билгеләнгән түләүне исәпкә алмыйча санала.

Россия Пенсия фонды белгечләре, хәрби пенсионерлар пенсия тупланмаларын формалаштыру һәм пенсияне дәүләти финанслашу программасында катнашу мөмкинлегенә ия, дип искәртә.

Җомга, 22 март 2019, 10:51