Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында администрация башлыгы Александр Кислов катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды. Анда Яр Чаллы шәһәренең бакчачылар ассоциациясе һәм Комсомол районының гараж-төзелеш кооперативлары рәисләре катнашты. Киңәшмәнең көн тәртибендә берничә актуаль мәсьәлә каралды.

Көнкүреш һәм хуҗалык эшчәнлеге объектларында мөлкәтнең сакланышын тәэмин итүгә юнәлдерелгән янгын куркынычсызлыгы буенча планлаштырылган чаралар турында, бакчачылык массивлары территорияләрендә шәһәрнең Комсомол районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Руслан Устимов чыгыш ясады.

«Татэнерго» - «Түбән Кама ГЭС» филиалының баш инженеры урынбасары Сергей Шорин рәисләргә 2019 елгы язгы ташуга әзерлек чаралары планын үтәү, су күтәрелгәндә саклык чаралары турында   мәгълүмат бирде.

Чаллы шәһәрен төзекләндерү һәм җыештыру буенча булачак санитар-экологик икеайлыкка аерым игътибар бирелде. Рәисләр чаралар планы белән таныштылар. Санитар икеайлык чорында аларга үз территорияләрен тиешле тәртипкә китерү буенча масштаблы эш башкарырга туры киләчәк.

Киңәшмә конструктив фикер алышу формасында узды, катнашучылар кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.

Җомга, 22 март 2019, 11:10