Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында «Һөнәрләр дөньясы» шәһәр конкурсы кысаларында гомуми белем бирү оешмалары укучылары чыгышларының беренче сайлап алу көне узды. Беренче конкурс көнендә 13 команда катнашты.

2019 ел Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Моннан тыш, быел Чаллы Камаз төзелешен башлап җибәрүгә 50 ел тулуны билгеләп үтә. Әлеге истәлекле вакыйгалар кысаларында жюри эшче һөнәрләргә аерым игътибар бирде: җитештерү техник бүлегенең инженер-химигы, техник контроль бүлеге контролеры, инженер-конструктор, мастер, эретеп ябыштыручы, металлург һәм башкалар. Конкурс нәтиҗәләре 22 марттан соң билгеле булачак.


Җомга, 22 март 2019, 11:38