23-29 март көннәрендә «Росинка» сәламәтләндерү үзәгендә Яр Чаллы шәһәренең «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп, яшьләр һәм студентлар формированиеләренең хәрби-спорт лагере узачак. Балалар өчен ату, хәрби-тактик әзерлек, бердәмлек рухын туплауга тренинглар, шулай ук хокук саклау органнары белән кызыклы очрашулар оештырылачак. Сменаны ачу тантанасы 25 март көнне 15:00 сәгатьтә үтәчәк.
Сменада мәктәп, яшьләр һәм студентлар оешмалары хезмәткәрләре - 11-17 яшьлек үсмерләрдән 50 кеше катнаша. Смена эшенең юнәлеше: патриотик тәрбия бирү, хокукый әзерлек, психологик һәм физик әзерлек, хокук бозуларны профилактикалау, файдалы ял оештыру.Иң актив яшүсмерләргә "Форпост" үзәгеннән бүләкләр һәм грамоталар тапшырылачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 март 2019, 13:20