Бүген «Бердәм Россия» фракциясенең шәһәр Советы депутаты Марат Мөхәммәдиев гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә килгән чаллылыларның сораулары сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык һәм территорияләрне төзекләндерүгә кагылышлы иде. Һәр мөрәҗәгать итүче белән әңгәмә үткәрелде, аңлатмалар бирелде. Сораулар эшкә алынды һәм билгеләнгән тәртиптә хәл ителәчәк.
Депутатлар һәм төрле юнәлештәге белгечләр ай саен «Бердәм Россия» партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә чаллылылар белән очрашу үткәрә. Кабул итүләргә (8552) 37-45-69 телефоны аша язылырга һәм консультация алырга буенча мөмкин.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 март 2019, 13:41