ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында Комсомол районы укучылары спорт-туристлык полосаларын узуда көч сынашты. Күп этапларның техник өлеше балаларда үзара ярдәмләшүгә һәм бердәмлек хисләре тәрбияләүгә юнәлтелде. Ярышларда 7-9 сыйныф укучылары арасыннан 15 команда катнашты. Катнашучылар күп төрле этаплар буенча көч сынаштылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны 12нче мәктәп командасы яулады, икенче урында 20нче; өченче урында 4нче мәктәп командалары. Җиңүчеләргә грамоталар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.
Ярышлар Комсомол районы администрациясе тарафыннан 8нче «Дельфин» балалар-яшүсмерләр спорт үзәгенең туризм бүлеге белән берлектә оештырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 март 2019, 14:13