Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Автозавод районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Дубровина Лидия Автономовна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Лидия Автономовна Киров өлкәсенең Борово районында, Меняньки авылында күп балалы крестьян гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Мәктәпкә сигез яшьтән китә, ике ел укый, 5 км ераклыкта урнашкан күрше авылга укырга йөри. Укудан тыш, кече сеңелләрен дә карый. 1942 елда колхозда эшли башлый, җәен тырмалыйлар, басуларга тирес ташыйлар, печән чабалар, җыештыралар. Хәрби комиссариат линиясе буенча 15 яшеннән урман әзерләүгә мобилизацияләнә һәм анда 1951 елның сентябрь-апрель айларына кадәр була. 1951 елда Бөек Ватан сугышында катнашучыга кияүгә чыга. Урман хуҗалыгында яшәргә китәләр, бу предприятиедә лаеклы ялга чыкканчы эшли. Дубровиннар гаиләсендә ике бала – уллары һәм кызлары туа. 

2015 елдан Яр Чаллы шәһәрендә кызы гаиләсендә яши, өч оныгы, алты оныкчыгы бар.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы башлыгы урынбасары, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Елена Әлмөхәммәтова котлады. Котлауларга «Яшьлек» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Камил Зарипов, Автозавод районының Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская һәм 65 комплексның ветераннар Советы рәисе Нәзимә Закирова да кушылды.

Җомга, 22 март 2019, 14:27