22нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 10нчы сыйныф укучылары өчен пенсия грамоталылыгы дәресе узды. Аны Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров үткәрде. Ул СНИЛС ни өчен кирәклеге, пенсия хокукларын формалаштыру һәм аның күләмен исәпләү тәртибе турында сөйләде. Шулай ук яшьләр, өйдән чыкмыйча, Фонд хезмәтләрен ничек алырга мөмкин булуы турында белделәр. Мәгълүмат слайдлар ярдәмендә җиткерелде. Укучылар үз сорауларын бирү һәм аларга җаваплар алу мөмкинлеге алдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 март 2019, 14:41