Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара узды.

Чарада катнашучыларны Яр Чаллы Башкарма комитеты Җитәкчесе Ринат Абдуллин сәламләде, ул Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.

"Бүген миңа сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлау миссиясе йөкләнде. Чаллы ярты миллионлык шәһәрдә 14 млн кв метр торак йорт, бер мең километрдан артык юллар, мең километр урам утлары, суүткәргечләр, газүткәргечләр, җылылык челтәрләре һәм кешегә көн саен кирәк булган башка объектлар күп. Болар барысына да сез хезмәт күрсәтәсез, сәнәгать предприятиеләре, балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр һәм башка социаль учреждениеләрнең өзлексез эшен тәэмин итәсез. Шәһәрнең тулы канлы яшәеше, чаллылыларның яхшы кәефе турыдан-туры сезнең эшкә җаваплы һәм намуслы мөнәсәбәтегезгә бәйле. Яр Чаллының ТКХ өлкәсе Татарстан Республикасында гына түгел, Россия Федерациясендә дә иң яхшыларның берсе булып тора. Күп кенә рейтинглар күрсәткәнчә, хезмәтегез халык тарафыннан иң югары дәрәҗәдә бәяләнә. Мин сезгә җиңел булмаган, әмма кешеләргә бик кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык, иминлек телим. Бәйрәм белән сезне!",- диде Ринат Абдуллин, тармак алдынгыларына Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамоталарын, шәһәр Мэрының Мактау грамоталарын һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Яр Чаллының торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәме белән шәһәрнең иҗат коллективлары һәм башкаручылары концерт программасы аша котладылар.

Концерттан фоторепортажны «Яр Чаллы шәһәре администрациясе» төркемендә карарга була.

Җомга, 22 март 2019, 17:33