Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Орган залында "Язгы тамчы" традицион шәһәр хор фестивале узды. "Язгы тамчы" вокаль-хор фестивале" иҗади проекты 3нче балалар музыка мәктәбенең визит карточкасы булып тора. Конкурста быел шәһәрнең балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләреннән 11 хор коллективы катнашты. Орган залы фойесында 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының сәнгать эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Чараны «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең «Конферанс» номинациясендә җиңүчеләр Айназ Галләмов һәм Юлия Гаркавенко алып барды.

Фестиваль беренче тапкыр 2009/10 уку елында балалар хорын популярлаштыру максатыннан хисап концерты формасында үткәрелде. Ун ел эчендә ул актив үсеш алды: аның белән кызыксыну артты, аның чикләре киңәйде, катнашучылар саны да күбәйде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Язгы тамчы" хор фестивале" ике тапкыр иҗади проекты Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантында җиңүче булды, шуның нәтиҗәсендә оештыручылар проектны гамәлгә ашыру өчен җиһазлар сатып алды. Бу балаларның башкару эшчәнлеген югары сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрергә, масштаблы чараны уздыруның эстетик дәрәҗәсен арттырырга һәм хор фестиваль хәрәкәтенә күп санда катнашучыларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

Шимбә, 23 март 2019, 10:22