Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), "Южный" һәм Ипподром агросәнәгать паркы территориясендә дәвам итә. Ярминкә мәйданчыкларына 6 млн сумнан артык суммага 47 тоннадан артык продукция китерелгән. Чаллы халкына үз продукциясен Актаныш, Минзәлә, Тукай, Сарман һәм башка муниципаль районнар фермерлары тәкъдим итә.

Башкарма комитет хезмәткәрләре ярминкә мәйданчыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән бәяләрнең туры килүенә мониторинг үткәрә. Киләсе ярминкәләр киләсе атнада-30 мартта расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.

Шимбә, 23 март 2019, 13:25