Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсендә югары һәм урта махсус уку йортларында белем алучылар өчен экскурсия оештырылды. Россия Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең киңәшмәләр залы яшьләр белән тулды. Алар мәктәпне тәмамлаганнан соң үз тормышларын хокук тәртибен саклау органнары белән бәйләргә уйлыйлар. Идарәнең кунаклары арасында 200гә якын укучы бар иде. Алар - КФУның Яр Чаллы институты, ТИСБИ, Идарә һәм хокук институтының Яр Чаллы филиалы, Яр Чаллы педагогия университеты, Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте һәм Чаллы педагогия көллияте студентлары.

Гарнизон традицияләре һәм полициянең төрле бүлекчәләре эше белән укучыларны идарә башлыгы урынбасары Антон Перепеченов таныштырды. Эчке хезмәт майоры, идарәнең шәхси составы белән эшләү бүлеге башлыгы Шамил Әхсәнов эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә таләпләр, полиция эшчәнлеген җайга салучы законнар, буш вакансияләр турында сөйләде. Катнашучыларга һөнәр сайлау буенча уңышлар теләп идарә каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Манфред Мансуров һәм Ветераннар советы рәисе Гомәр Хәсәнов мөрәҗәгать иттеләр.

Икътисадый җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы урынбасары Ришат Талыйпов һәм идарәнең Экспертиза-криминалистика үзәге башлыгы урынбасары Альберт Петров үз бүлекчәләренең эш үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге белгече Ренат Тәхәветдинов булачак хокук саклаучыларга наркоманиянең куркынычы һәм аңа каршы көрәш чаралары турында хәбәр итте.

Полициянең төрле хезмәтләре вәкилләрен тыңлаганнан соң идарә кунаклары экскурсиягә киттеләр. Аларга патруль-пост хезмәтенең аерым батальон хезмәткәрләре үз коралларын күрсәтте. Шулай ук укучылар идарәнең кизү тору частенда, Экспертиза-криминалистика бүлегендә һәм эчке эшләр идарәсе музеенда булдылар.

Шимбә, 23 март 2019, 19:00