Чаллы спортчылары 21-24 мартта Болгария башкаласында узган II Европа Мульти уеннарында уңышлы чыгыш ясады. Татарстан командасы Софиядә җиде медаль яулады. Сергей Кирсанов (58 кг. га кадәр авырлык категориясендә), Алена Миронюк (53 кг. га кадәр авырлык категориясендә), Роман Лещев (63 кг. га кадәр авырлык категориясендә) 3 урынны алдылар. Лада Филиппова (73 кг. нан артык авырлык категориясендә), Рафаэль Камалов (87 кг. га кадәр авырлык категориясендә) көмеш медаль яулады. Спортчылар Олимпия авырлык категорияләре буенча Европа чемпионатына юллама белән бүләкләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 25 март 2019, 10:16