Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"КАМАЗ" ГАҖ генераль директорының халыкара проектлар буенча ярдәмчесе Руслан Шевченко бүген эшлекле дүшәмбедә катнашучыларга компания бизнесының цифрлы трансформация тәҗрибәсе, аның үзе тарафыннан нинди цифрлы сервислар эшләнүе турында сөйләде.

Докладчы билгеләп үткәнчә, цифрлы трансформациянең барлык күренешләре ике төп максатны күздә тота: азрак сарыф итү һәм күбрәк акча эшләү. Беренчесе "би ту би" базарында эшләүче компанияләргә күбрәк карый, икенчесе - «би ту си» базарына. 

Ул КАМАЗның заман таләпләренә җавап бирүе турында сөйләде. "Компаниядә цифрлы трансформация программасы эшләнгән, ул төп җиде пункттан тора һәм предприятие бәясен булдыруның төп чылбырын тәшкил итә. Бу: цифрлы инжиниринг, җитештерү, тәэмин итү чылбыры, сату. Моннан тыш, цифрлы платформа бар, аның кысаларында без  клиентка үбезнең традицион продукт-автомобильне генә түгел,ә цифрлы сервислар да тәкъдим итәчәкбез, алар клиентларыбызга шактый зур файда китерәчәк. Шулай ук үзгәртеп корулар, 6 һәм 7 пунктка  идарә итүнең цифрлы системасы һәм цифрлы корпоратив мәдәният кергән", - дип хәбәр итте Руслан Шевченко кызыклырак программа продуктларына характеристика биреп.

Беренчеләрдән булып спикер К5 сериясенең яңа автомобилен проектлау тарихын атады, ул быел базарга чыга. Тулысынча цифрлы форматта проектланган, берничә тест шулай ук цифрлы формат узган. Шунысы игътибарга лаек, проектлаганда кәгазь сызымнар кулланылмаган. Бөтен эшне КАМАЗ фәнни-техник үзәге белгечләре башкарган.

Цифрлы модельләштерү җитештерү белән оператив идарә итү системасында да кулланылачак. «Ул тулысынча безнең яңа К5 автомобилен базарга чыгару белән гамәлгә кертеләчәк. Проект җыюның сыйфатын арттырырга, эшләнмәләрнең цифрлы паспортын булдырырга мөмкинлек бирәчәк, хезмәткәрләр эшен җыю конвейерында гадиләштерергә ярдәм итәчәк», - дип аңлатты директор урынбасары.

Шулай ук ул махсус техниканы арендалау платформасы турында сөйләде. "Система акыллы, ул нинди техниканы һәм нинди заказчыга куярга кирәклеген белә. 2019 елның июненнән комплекслы платформа һәм кәрәзле телефоннар өчен кушымта тулысынча Яндекс Такси аналогиясе буенча чыгачак.  Экскаватор, кран, үзбушаткыч –  кирәкле бөтен әйберләргә заказ бирү җиңел булачак. Без шәһәр предприятиеләренә әлеге платформада теркәлергә тәкъдим итәбез. Белгечләр барлык өстенлекләр турында сөйләячәкләр", - диде Руслан Шевченко. 

Алга таба ул CARGORUN программа продуктын тәкъдим итте, ул транспорт белән нәтиҗәле идарә итү өчен сервис булып тора һәм йөк җибәрүчеләргә юнәлдерелгән. "Хәзер йөкне җибәрү стандарт процедурасы ничек бара? Йөк җибәрүченең гадәттә базар шартлары буенча эшләмәүче үз йөртүчесе бар. Аның машиналары иң кирәк вакытта буш булмаска мөмкин. Моның белән көрәшергә безнең система булыша. Ул автомат рәвештә гариза булу турында пассажир йөртүчеләргә хәбәр итә, автомат режимда аукцион үткәрелә, автоматик режимда йөкне ташучы билгеләнә.  Сездә ташу барышын һәм реаль вакыт режимында илтеп җиткерүне контрольдә тоту мөмкинлеге барлыкка килә", - дип ассызыклады докладчы. Аннары ул Цифрлы трансформация җибәрү өчен предприятиедә нинди әзерлек эшләре башкарырга кирәклеген аңлатты.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "КАМАЗ" – бу юлга беренче басучылар арасында. Россия йөк машиналары төзелеше лидеры цифрлы күчүне индустрия алдында торган базар трендларына һәм технологик чакыруларга комплекслы җавап буларак карый. Компаниядә яңа бүлекчә – цифрлы трансформация үзәге булдырылган.

Дүшәмбе, 25 март 2019, 11:07