Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең "Җиңү" мәдәният һәм ял паркында зур колач белән Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Бәйрәм фарсыдан "яңа көн" кебек тәрҗемә ителә һәм яңа тормыш башлануын символлаштыра. Чараны Татарстанның атказанган хезмәткәре Рәсимә Хәйбуллина сәхнәләштерде. Катнашучыларны азәрбайҗан, үзбәк, таҗик, лезгин, казах, башкорт һәм татар җәмгыятьләре вәкилләре сәламләде. Бәйрәм кунакларын шәһәр Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, мәдәният идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Алинә Ганиева, «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты директоры Ландыш Ишалина котлады.

Бәйрәм кысаларында һәр милли җәмгыять милли аш-су белән өстәл оештырды, кунакларны милли киемнәрдән сәламләде. Бәйрәмдә таҗик һәм үзбәк диаспоралары традицион пылау әзерләделәр.

Анда «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты ансамбльләре, милли җәмгыятьләрнең иҗат коллективлары һәм шәһәрнең популяр артистлары чыгыш ясады.

Нәүрүз - Җир йөзендә иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе, аны безнең эрага кадәр VII гасырда ук билгеләп үтә башлаганнар. Бүген аны татар, казах, башкорт, таҗиклар, кыргызлар, үзбәкләр, лезгиннар һәм башка бик күп халыклар милли бәйрәм буларак үткәрә.

Дүшәмбе, 25 март 2019, 10:52