Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының яшь спортчылары спорт гимнастикасы буенча ТР Чемпионатында һәм Беренчелегендә катнаштылар. "Комсомолец" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясадылар һәм ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Спорт мастерына кандидат программасы буенча финал күнегүләр башкарып  төрле озынлыктагы борысларда беренче урынны һәм бүрәнәдә өченче урынны Ульяна Куранова яулады. Ирекле финал күнегүләрендә икенче урынны Резедә Улиева алды. 2 разряд программасы буенча берьюлы берничә дисциплинада беренче урынны Елена Сенченкова яулады.

Спортчылар тренер-укытучылар Ирина Неверова, Оксана Степанова, Андрей Копылов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Дүшәмбе, 25 март 2019, 13:07