Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

23 һәм 24 март көннәрендә "Витязь" олимпия резервы спорт мәктәбе базасында хәрби хезмәткә  кадәрге яшьләр арасында хәрби кул көрәше буенча XXV Россия беренчелеге узды. Анда Россия Федерациясенең 27 субъектыннан 15-17 яшьлек иң яхшы спортчылар катнашты. Ярышлар Россия Федерациясе Кораллы көчләре махсус бүлекчәләренең ветераннарына багышлана. Чара "Ватан уллары" партия проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Аны ачу тантанасында партиянең Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена Шуралева, "Бердәм Россия" фракциясе шәһәр Советы депутаты, Әфган сугышы ветераны Михаил Левашов һәм партиянең җирле бүлекчәсе политсоветы әгъзасы Александр Глазистов катнашты.

Ярышлар башланыр алдыннан тамашачылар махсус әзерлек үзәге курсантларының, шулай ук «Олимпийский» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт акробатикасы бүлегендә шөгыльләнүчеләр чыгышын карый алдылар. Тамашачылар һәм Беренчелек кунаклары өчен «Ватан уллары» махсус әзерлек үзәгеннән һәм «Чаллы» эзләү отрядыннан ату кораллары күргәзмәсе оештырылды.

Тамашачылар кызыксыну - спорт ярышларының аерылгысыз өлеше. Кунаклар актив рәвештә катнашучылар өчен җан аттылар, алар белән бергә көрәштеләр һәм көчле алкышлар аша спортчыларга көч биреп тордылар.

Армия кул көрәше – безнең илдә уңышлы үсә торган заманча хәрби-гамәли спорт төре, спортчылар нәкъ менә шуны «осталар» турнирында исбатладылар да инде.

Дүшәмбе, 25 март 2019, 13:42