Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген 46нчы мәктәптә "Яр Чаллы спорт территориясе" исеме астында автокаланың яңа иҗтимагый хәрәкәте ачылды. Хәрәкәтнең төп максаты – шәһәрдә яшьләр һәм яшүсмерләр спортын үстерү һәм аңа ярдәм итү.

Проектның инициаторлары-шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов һәм "Яшүсмер" яшүсмерләр клубы үзәге. Чарада проектның партнеры һәм иганәчесе, "Проминдустрия СПП" ҖЧҖ җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Николай Атласов чыгыш ясады.

 «Яр Чаллы спорт территориясе» ачылуга багышланган яшүсмерләр-яшьләр клублары командалары арасында мини-футбол буенча турнир 25-29 мартта 46нчы һәм 48нче  мәктәпләрнең спорт залларында узачак. Турнирда яшүсмерләр клубларының 26 ишегалды командасы катнаша. Әлеге чарада 282 бала көч сынашачак.

29 мартта 15:00 сәгатьтә 46нчы мәктәптә турнирны ябу тантанасы планлаштырылган.

Дүшәмбе, 25 март 2019, 14:58