Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Тантаналар сараенда тармак ветераннарын, сәнгать хезмәткәрләрен, театрлар, китапханә хезмәткәрләрен, шәһәрнең иҗат коллективларын хөрмәтләделәр. Учреждение фойесында күргәзмә оештырылды, анда узган гасыр артистларының костюмнары, бизәнү әйберләре, фоторәсемнәр тәкъдим ителде. Шәһәрнең сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрен котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде.

Наил Мәһдиев үзенең чыгышында яшь буынны тәрбияләүдә һәм күпмилләтле халыкны берләштерүдә мәдәният зур роль уйный, дип ассызыклады.

«Без киләчәк елларга мәдәният учреждениеләре, биналар, корылмалар яхшы заманча төс алсын өчен барысын да эшләргә дигән бурыч куябыз. Бу мәсьәлә буенча эшлибез, юлларны, мәктәпләрне тәртипкә китерү, балалар бакчаларын, сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау белән беррәттән, мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга җитди средстволар кертергә кирәк», – дип билгеләп үтте ул.

Шәһәр башлыгы тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Автокала хезмәткәрләре Татарстан Республикасы президентының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының, Чаллы шәһәре мэрының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Тантаналы чарада шулай ук шәһәрнең музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне бүләкләделәр. Алар мэр стипендиясенә ия булдылар.

Тантанада катнашучылар алдында «Бисеринки» бию ансамбле, "Болгар" бию театры солисты Нияз Хәмәтшин чыгыш ясады.

Тантаналы чарадан фоторепортажны "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" төркемендә карарга була.

Дүшәмбе, 25 март 2019, 17:35