25 мартта кич белән һәм 26 мартта төнлә Татарстан Республикасы территориясендә 15-18 метрга кадәр көчәючән җил һәм кыска вакытлы буран көтелә.
Киләсе тәүлектә Яр Чаллыда аязучан болытлы һава, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә юеш кар, урыны белән кыска вакытлы буран булуы ихтимал. Төнлә һәм көндез аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә секундына 18 метр, көндез 14 метрга кадәр җитүе ихтимал.
Төнлә минималь һава температурасы -1..- 6 градус, көндез максималь һава температурасы +1..+6 градус тәшкил итәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 25 март 2019, 15:36