Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина исемендәге стипендияне алу өчен «Яшьләр оешмасының иң яхшы җитәкчесе» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Конкурста катнашуга 35 яшькә кадәрге яшьләр берләшмәләре лидерлары, шәһәр предприятиеләрендә яшьләр белән эш алып баручы белгечләр чакырыла.

"Яшьләр инициативаларына ярдәм итү – иң нәтиҗәле кертемнәр дип ышанам. Нәкъ менә яшь кешеләр безнең шәһәрнең, республикабызның, илебезнең социаль-икътисадый үсеше бурычларын киләчәктә гамәлгә ашыру белән кызыксыналар. Без бергә тормыш сыйфатын күтәрүгә, уңайлы шәһәр мохите формалаштыруга, медицина һәм мәгариф хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын арттыруга, кече бизнес позициясен ныгытуга, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүгә, ягъни Россия президенты Владимир Путин тарафыннан «май» указында куелган максатларны гамәлгә ашыруга йөз тотабыз", - дип белдерде Әлфия Когогина.

Конкурс Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр Советы һәм «Заман» яшьләр үзәге тарафыннан шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән үткәрелә.

Җиңүчеләр предприятиедә яшьләр санына карап өч номинациядә билгеләнәчәк. Һәр номинациядә исемле стипендиянең күләме 30 мең сум тәшкил итәчәк. Гаризалар һәм конкурс документлары 10 апрельгә кадәр кабул ителә. Яшьләр лидерлары исеменә дәгъва кылучыларга конкурсның читтән торып һәм турыдан-туры турлары булачак, ә нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында узачак.

Дүшәмбе, 25 март 2019, 16:25