Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мәскәү өлкәсенең Щелково шәһәрендә «Мәктәпкә мини-футбол» проектының Бөтенроссия финалы тәмамланды. Ярыш быел 14нче тапкыр уздырыла һәм быел аның барлык этапларында якынча 1,4 миллион укучы катнашты. Бөтенроссия финалының беренче узышында призлы урыннар өчен төбәк сайлап алу этабының 3 турын уңышлы үткән 56 иң көчле команда көч сынашты. 

12-13 яшьлек үсмерләр арасында Яр Чаллы шәһәренең 5нче мәктәбе укучылары җиңү яулады. Чаллы укучылары Воронеж көндәшләрен 5-0 исәбе белән ышанычлы рәвештә җиңде. Ә автокала командасыннан өч туп керткән Рамил Мөхәмәтдинов, ярышларның иң яхшы уенчысы дип танылды.

Ярышлар ахырында бүләкләү һәм турнирны ябу тантанасы булды. Тантанада РФ Спорт министры Павел Колобков, шулай ук Мәскәү өлкәсенең физик культура һәм Спорт министры Роман Терюшко катнашты.

Сишәмбе, 26 март 2019, 09:13