Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Апрель аенда 2019 елгы декларация кампаниясе кысаларында Чаллы салым инспекциясе «Ачык ишекләр көне» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Чара кысаларында чаллылылар салым хезмәте хезмәткәрләреннән түбәндәге мәсьәләләр буенча мәгълүмат ала алачак:

Салым түләүчеләр алган керемне декларацияләү бурычы булу (булмавы) һәм аннан салым түләү кирәклеге турында;

НДФЛ исәпләү һәм түләү тәртибе турында;

НДФЛ буенча салым декларациясен тутыру тәртибе турында;

НДФЛ буенча бурычлар булу (булмау) турында;

Электрон рәвештә салым декларациясен тутыру буенча компьютер программасыннан ничек файдаланырга;

Салым тотып калуларын кайтарту турында;

"Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" интернет-сервисына тоташтыру мөмкинлекләре турында;

Салым түләүчеләрдән кергән башка мәсьәләләр турында.

Салым түләүчеләрне кабул итү график буенча башкарылачак:

4 апрель 08:00дән 20:00 сәгатькә кадәр;

5 апрель 08:00дән 20:00 сәгатькә кадәр;

25 апрель 08:00дән  20:00 сәгатькә кадәр;

26 апрель көнне 08:00дән 20:00 сәгатькә кадәр.

Билгеләнгән сроктан соң алынган керемнәр турында салым декларациясен тапшыру (2019 елның 30апреленнән соң) гражданинны штраф рәвешендә салым җаваплылыгына тарту өчен нигез булып тора.

Декларация тапшырмаган өчен штраф һәр ай өчен түләнгән салым суммасының 5%ын тәшкил итә, әмма күрсәтелгән сумманың 30 %тан артмаска һәм 1000 сумнан да ким булмаска тиеш. НДФЛ түләнмәгән өчен салым суммасының 20 %ы күләмендә штраф каралган.

2019 елгы декларация кампаниясе турында тулырак мәгълүматны www.nalog.ru сайтының "декларация кампаниясе" бүлегендә, шулай ук Бердәм контакт-үзәк телефоны 8-800-222-22-22 аша белергә була.

Сишәмбе, 26 март 2019, 10:14