Яр Чаллыда студентлар волейбол лигасы кысаларында волейбол ярышлары уза. Ярыш кырына беренчеләрдән булып һөнәри белем бирү оешмалары студентлары чыкты. Анда барлыгы 6 команда катнашты. Уеннар әйләнмәле система буенча уза, анда һәр команда үзара уйнаячак. Ярыш нәтиҗәләре Х шәһәр "Студентлар спартакиадасы" исәбенә кертеләчәк.
Уеннар 25-27 март көннәрендә (09.00 – 16.00) Л. Б Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы базасында уза. Ярышлар 3 этапта уза.
Ярышларның беренче көне нәтиҗәләре (25 март көненә):
Педагогия көллияте 1:2 Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте;
В. Д. Поташов исемендәге техник көллияте 2:0 Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы;
КФУ Яр Чаллы институтының инженерлык икътисад көллияте 2:0 Кама техник-икътисад көллияте;
Педагогия көллияте 1:2 Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы;
В. Д. Поташов исемендәге техник көллияте 2:0 Кама техник-икътисад көллияте;
КФУ Яр Чаллы институтының инженерлык икътисад көллияте 2:0 Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 26 март 2019, 11:41