Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Кама-Трейд Татарстан" компаниясе Чаллыда Brandstell сервис металл эшкәртү үзәген эшләтеп җибәрде.  Проектны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәмендә гамәлгә ашыра алдылар. Компания "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш террриториясе резиденты булып тора. Җитештерүне ачу тантанасында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин катнашты.

"Яр Чаллы – Россиянең машина төзелеше башкаласы, дип әйтәсем килә. Биредә заманча кирәкле проектларны башлап җибәрүче талантлы кешеләр эшли һәм бүгенге чара - шуның ачык мисалы. Бу җитештерү Татарстан һәм Россия өчен генә түгел, Европа өчен дә уникаль. Мин компаниягә уңышлар һәм аның алга таба да чәчәк атуын телим!" , – диде ул.

Сервис металл үзәге калынлыгы 3тән 25 миллиметрга кадәр булган кайнар металлны эшкәртәчәк.  Махсус компонентларны чистарту технологиясендә куллану продукциянең өслеген ярты ел дәвамында коррозиядән сакларга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, югары технологияле җиһазлар әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүне булдырмый калырга ярдәм итә.

Металлның әзер өслеген эшләп бетерергә кирәкми, аны шунда ук производствога кертергә була. Проектның партнеры булып Магнитогорск металлургия комбинаты тора.

«Без алырга мөмкин булган барлык субсидияләрне алдык. 2018 елның сентябрендә "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш террриториясе резиденты статусына ирештек. Бу безнең финанс моделен шактый нык җиңеләйтте. Татарстан Республикасы Гарантия фонды, шәһәр администрациясе безгә актив ярдәм күрсәтте. Әлеге проектны Республика президенты да хуплады. Без базага ике ел элек  юл ясадык. Бу да Моношәһәрләрне үстерү фонды кысаларында эшләнде», – дип билгеләп үтте "Кама Трейд Татарстан" компаниясенең генераль директоры Андрей Бредихин.

Сишәмбе, 26 март 2019, 14:39