Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Белова Тамара Михайловна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Ленар Зарипов та кушылды.

Тамара Михайловна Вологда өлкәсенең Турманское авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган колхозында эшли. Сугыштан соң Краснодар шәһәренең педагогия училищесына укырга китә. 1950 елдан пенсиягә чыкканчыга кадәр ул Хабаровск краенда укытучы булып эшли. 2018 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә. Тамара Михайловна ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 26 март 2019, 14:52