27 март көнне иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил, буран һәм бозлавык булуы ихтимал.
Киләсе тәүлектә Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез яңгыр булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән буран, юлларда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан көньяк юнәлешкә үзгәрүчән секундына 6-11, төнлә урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә минималь һава температурасы -4..+1º, көндез максималь һава температурасы + 2..+7º.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 26 март 2019, 15:02