Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда санитар-экологик икеайлыкка багышланган зона киңәшмәсе узды, ул Татарстанда 1 апрельдән старт ала. Чарада Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Зәй һәм республиканың башка муниципалитет вәкилләре катнашты. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Фаяз Шакиров алып барды.

Үз чыгышында ул, санитар-экологик икеайлык чорында күзәтчелек чаралары көчәйтеләчәген билгеләп үтте: «Беренче тапкыр ачыкланган чүплекләр өчен күрсәтмәләр биреләчәк, бетерелмәгән очракта  –җир участоклары милекчеләренә карата административ штрафлар салыначак», - дип билгеләп үтте.

Министр урынбасары экологик акция барышында су саклау зоналарын, пляжларны, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, халык күпләп ял итә торган урыннарны һәм ял базаларын санитар чистарту буенча чаралар үткәрергә кирәклеген ассызыклады. Шулай ук каты көнкүреш калдыклары полигоннарын тиешенчә карап тотуны һәм эксплуатацияләүне тәэмин итү буенча чаралар күрергә кирәклеген искәртте. Фаяз Шакиров "Экояз - 2019" традицион конкурсы үткәреләчәген хәбәр итте, анда мәктәп укучылары, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар катнаша ала.

Яр Чаллының санитар-экологик икеайлык үткәрүгә әзерлеге турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде. Үзенең чыгышында ул шәһәр территориясенең 3700 гектарын чүп-чардан арындыру, каты көнкүреш калдыклары полигонына 17 мең кубометр чүп чыгару, 5 мең төп куак һәм агач утырту, 1200 дән артык балалар спорт мәйданчыкларын рәткә китерү, 10 меңнән артык озынлыктагы коймаларны ремонтлау һәм буяу, юллардагы чокырларны ремонтлау планлаштырылуын хәбәр итте. "Мәгариф учреждениеләре территорияләрен, паркларны, скверларны, йорт яны территорияләрен, магистраль юлларны, торак-коммуналь комплекс хезмәткәрләрен, укучы яшьләрне һәм шәһәр халкын җәлеп итеп чистарту буенча эш оештырылачак", - диде ул һәм 20 апрельдә гомумшәһәр өмәсе үткәреләчәген хәбәр итте.

«Санитар икеайлык үткәрүгә җитди карарга кирәк. Май ахырында без аның уңышлы тәмамлануы турында хәбәр итәргә тиешбез»,- диде Фаяз Шакиров, киңәшмә эшен тәмамлап.

Сишәмбе, 26 март 2019, 17:06