Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

3 апрельдә "Экспо-Кама" күргәзмә үзәгендә "Спорт. Ял. Туризм. Санатор-курорт дәвалану-2019" бөтенроссия махсуслаштырылган күргәзмәсе оештырыла. Ул биш көн дәвам итәчәк. Чара кысаларында конференцияләр һәм семинарлар, һөнәри юнәлеш бирүче уеннар, физик культура, спорт һәм туризм белгечләре өчен конференция программасы буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Форумның һәр көне билгеле бер тематикага багышлана: 3 апрель – «Спорт һәм физик культура көне», 4 апрель – "Туризм һәм экстремаль спорт төрләре көне", 5 апрель – "Балалар һәм гаилә ялы, санатор-курорт дәвалавы көне", 6 апрель – "Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше көне", 7 апрель – "Йомгаклау көне", катнашучыларны бүләкләү.

Катнашучыларга сәламәтлек саклау, Яр Чаллы шәһәренең, Татарстан Республикасының һәм Россия регионнарының туристик, спорт һәм мәдәни потенциалы өлкәсендә заманча эшләнмәләр һәм технологияләр тәкъдим ителәчәк. Катнашучылар эчке һәм керү туризмын, спорт тармагын үстерү, һөнәри тәҗрибә алмашу, балалар ялын популярлаштыру, санатор-курорт дәвалавы һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру белән таныша алачаклар.

Күргәзмәгә килүчеләр сәламәт туклану мәсьәләләре буенча консультацияләр, косметологлар һәм чәчтарашларның рекомендацияләрен ишетә алачаклар, гастрономик, вакыйгалы һәм экотуризм мөмкинлекләрен өйрәнәчәкләр. Удмуртия, Башкортстан, Татарстан Республикалары, Кырым, Краснодар һәм Ставрополь крайлары шифаханәләре турында тулырак мәгълүмат белән танышу, спорт оешмалары, клублар, секцияләр вәкилләре белән очрашулар, үз балалары өчен юнәлешләр һәм түгәрәкләрне сайлау мөмкинлеге алачаклар.

Күргәзмәне ачу тантанасы 3 апрель көнне 10:00 сәгатьтә булачак.


Чәршәмбе, 3 апрель 2019, 09:03