Автозавод районында «Спорт сөюче Чаллы – 2019» спартакиадасы кысаларында предприятие һәм оешмалар арасында өстәл теннисы буенча ел саен үткәрелә торган ярышлар узды. Быел шәһәрнең 1 нче балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда үткәрелгән ярышларда район предприятиеләре һәм оешмаларының 12 командасы катнашты. «КАМАЗ» ААҖ, В. Д. Поташов исемендәге техник көллият, 34, 43, 49, 68 нче мәктәпләр һәм 9, 49, 97 нче балалар бакчалары хезмәткәрләре өстәл теннисы буенча ярышты.
Призлы урыннарны алган командалар грамота һәм медальләр белән бүләкләнде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча "КАМАЗ" ачык акционерлык җәмгыяте командасы 6 апрельдә "Заря" спорт мәктәбендә узачак шәһәр ярышлары финалына чыкты.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, хезмәт ияләре Спартакиадасының автокалада үтүе матур традициягә әверелде. Спорт мәйданчыкларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы һәм хезмәт коллективлары арасында дустанә элемтәләрне ныгытучы төрле һөнәр ияләре елдан-ел күбрәк җыела.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 27 март 2019, 09:25