Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсына йомгак ясалды. Ул территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү буенча халыкның эшлекле һәм социаль активлыгын арттыруга һәм стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Конкурс «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе тарафыннан 2015 елдан бирле үткәрелә. Эштә иң югары нәтиҗәләр күрсәткән ТИҮ өчен грантлар суммасы 160 мең сумнан 665 мең сумга кадәр тәшкил итә. Акчалар грант ияләре карары буенча территорияләрне төзекләндерүгә тотыла.

2018 ел нәтиҗәләре буенча 1 төркем җиңүчеләре һәм призерлары арасында Казан һәм Чаллы территориаль иҗтимагый үзидарәләре бар.

Конкурста җиңүчеләр һәм 600 мең сум күләмендә грант алучылар булдылар:

"Сосновый бор" территориаль иҗтимагый үзидарәсе (Автозавод районы);

"48 комплекс" ТИҮ (Автозавод районы);

"Импульс" ТИҮ (Автозавод районы);

«Энтузиастлар» ТИҮ (Үзәк районы);

"Бумажник" территориаль иҗтимагый үзидарәсе (Комсомол районы);

«Уютный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе (Комсомол районы).

Икенче урын һәм 500 мең сумлык грант ияләре:

"Кама" территориаль иҗтимагый үзидарәсе (Автозавод районы);

"Уютный" территориаль иҗтимагый үзидарәсе (Автозавод районы);

"Цветочный" территориаль иҗтимагый үзидарәсе (Автозавод районы);

"39 комплекс" ТИҮ (Үзәк районы);

Өченче урынга һәм 430 мең сумлык грантларга лаек булдылар:

"51 комплекс" ТИҮ (Автозавод районы);

"Солнечный" территориаль иҗтимагый үзидарәсе (Автозавод районы);

"58 комплекс" ТИҮ (Үзәк районы);

«Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе (Комсомол районы).

Дүртенче урында 298 мең сум грант белән:

«31 комплекс» ТИҮ (Үзәк районы);

"2 комплекс" ТИҮ (Үзәк районы);

"32 комплекс" ТИҮ (Комсомол районы).

160 мең сумлык Грант белән бишенче урында:

"Тулпар" ТИҮ (Автозавод районы);

"Кама 38" территориаль иҗтимагый үзидарәсе (Үзәк районы);

"Гренада 4,5" территориаль иҗтимагый үзидарәсе (Үзәк районы);

"Суар" ТИҮ (Комсомол районы).

Чәршәмбе, 27 март 2019, 10:11