Бу минутларда Яр Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсендә 7-15 яшьлек балалар арасында Коръән уку буенча бәйге уза. Чарада Башкортстаннан, Марий-Эл Республикасыннан, Киров өлкәсеннән, Яр Чаллыдан һәм Татарстанның башка районнарыннан 150дән артык малай һәм кыз катнаша.
Коръән укучылар бәйгесен ТР Кама буе төбәге казые, Яр Чаллы шәһәрендәге "Ак мәчет" мәдрәсәсенең имам-хатыйбы һәм мөселман дини оешмасы директоры Рөстәм Шаһивәлиев ачты. Сәламләү сүзе белән Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатчелек белән элемтә идарәсенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин чыгыш ясады: «Мондый чаралар безне берләштерә, барыбызны да бер йодрыкка туплый, бүгенге катнашучылар белән горурланабыз».
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, малайлар һәм кызлар арасында бәйге аерым үткәрелә. Һәр яшь категориясендә өч призлы урын билгеләнәчәк. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 27 март 2019, 10:40