Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Нур” яшьләр үзәгендә Upgrade компьютер турниры җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чарада мәктәп укучылары һәм көллият студентларыннан 24 команда катнашты.

Турнир компьютер ярышлары форматында узды, анда катнашучыларның барысы да компьютерда җыю тизлеген күрсәттеләр, шулай ук белем бирү һәм компьютер программаларын кулланып, команда белән күнегүләр үтәделәр. Ярыш нәтиҗәләре буенча шәһәр мәктәпләре арасында беренчелекне 84нче Лицей-интернат яулады. Икенче урында 31нче мәктәп, өченчедә – 34нче мәктәп.

Урта махсус уку йортлары арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы;

2 урын - В. Д. Поташов исемендәге техник көллият (2 команда);

3 урын - Яр Чаллы педагогия көллияте.

31нче мәктәптән Булат Мингалиев иң тиз җыючы мәктәп укучысы булды, аның җыю тизлеге минутына 265 билгене тәшкил итте. Студентлар арасыннан бу категориядә Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студенты Владислав Ефремов иң остасы дип табылды. Аның компьютерда басу тизлеге минутына 349 билге тәшкил итте. 

Чәршәмбе, 27 март 2019, 10:59